Район башлыгы Анатолий Иванов үз чыгышында сау-сәламәт кешеләрне инвалидлар проблемасына битараф калмаска, аларга һәрдаим ярдәм кулы сузарга, игелек кылырга чакырды.
-Район социаль яклау идарәсе, “Кайгырту” социаль-реабилитация үзәге, район инвалидлар җәмгыяте тырышлыгы белән физик мөмкинлекләре чикле булган күп кенә райондашларны актив тормыш рәвешенә өндәп булды. Алар үзләрен спорт, мәдәният өлкәләрендә таныттылар. Без алар белән ихластан горурланабыз,- диде Анатолий Иванов.