Балалар өчен хокук ярдәме көне үтте. Россия күләмендә уздырылучы чарадан мамадышлылар да читтә калмый. Кичә районыбызның белем бирү учрежденияләрендә прокуратура, эчке эшләр бүлеге, опека, һ.б. тармак вәкилләре белән очрашулар оештырылды.
Шәһәрнең икенче санлы лицеенда хокук дәресе иртәнге сигез сәгатьтә үк башланды. Урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен әлеге чараны район прокуроры ярдәмчесе Ирина Госамова белән мәгариф бүлеге җитәкчесенең урынбасары Радик Гатин үткәрделәр. Гомумән, мондый дәресләр кичә районыбызның барлык урта мәктәпләрендә дә оештырылган.
«Дәреснең исеменнән үк аңлашылганча, аларда балаларга бушлай юридик ярдәм күрсәтелә. Шәһәрдәге уку йортларына прокуратура, һ.б. өлкә вәкилләре беркетелде, ә авыл мәктәпләренә участок уполномоченныйлары килә. Бу мөмкинлектән файдаланып, укучылар үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итәр, дип өметләнәбез»,– диде Радик Гатин.
Дәреснең беренче өлешендә прокуратура вәкиле укучыларның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләсә, алга таба очрашу сорау–җавап форматында дәвам итте.
«Балаларны аеруча хезмәт мәсьәләләре борчый. Эшкә урнашканда нинди таләпләр каралган, хезмәт өчен түләү сроклары, шартлар ни дәрәҗәдә булырга тиеш. Шулай ук мәктәпкә газ балончигы алып килергә ярыймы, дигән сорау белән дә мөрәҗәгать иттеләр. Милек мәсьәләренә кагылышлы сораулар да бар идее»,– диде Ирина Госамова.