Авылларның бетә баруына ни гаепле?

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Авылларның бетә баруына ни гаепле? Матбугат битләрендә аларның җир йөзеннән юкка чыгуында юлларның булмавы, мәктәпләрнең һәм башка социаль объектларның ябылуы белән дә бәйлиләр. Дөресрәге, әле моннан берничә ел элек кенә фермалары булган, бала-чагалар авазыннан гөр килеп торган саланың юкка чыга баруында анда яшәүчеләрне эшсез калдыру гаепле түгелме икән?

Һәр авылның үзенең тормыш юлы һәм ул төрлечә. Кайсы елларда, кем тарафыннан барлыкка килгән? Кем беренче булып салага нигез салган? Ни өчен авыл юкка чыккан, кайсысына юкка чыгу куркыныч яный? Әллә Советлар Союзын индустриальләштерү чорларында гидроэлетростанцияләр төзегәндә авыл урнашкан җир су астында калганмы, әллә дәүләт тарафыннан юкка чыгарылганмы, әллә инде кибет, яисә мәктәп ябылу сәбәплеме? Әлеге сораулар безне Максим Починок авылына алып килделәр дә инде.

 

Әлеге торак пункт 1652нче елдан бирле билгеле. Элек Кече Ошторма дип, бүгенге көндә Ушма елгасының кушылдыгы булган Козуля елгасы буенда урнашкан. Унсигезенче гасыр азакларында төзелгән межалауның генераль планында ул Кече Ошмица дигән исем астында кертелгән. Әлеге авыл урманда чистартылган аланлыкта хасил булган. Беренче кеше булып Максим исемле кеше нигез салгандыр дип күзаллана.

1859нчы елда авылда – 919, 1958нче елда – 258, 1989нчы елда 130, 2002нче елда 52 кеше яшәгән.

Бүгенге Максим Починогында  анда-санда моңаешып утырган агачлар,  чүп үләннәр басып бетергән буш урамнар каршы ала. Бушап калган нигез урыннары ыңгырашып ята. Бүген перспективасыз авыл, дип, клуб, мәктәп ише культура, белем йортларын япканнар. Беркая да китмибез, соңгы сулышларыбызны гомер иткән йортыбызда, туган нигезләрәребездә алабыз, дип, китмәскә тартышып ятучы сигез йорт та гына гомер сүнмәгән әле.

 

Биредә без өч гаилә белән якыннан таныштык. Беренче танышыбыз Николай Кирин гаиләсе булды. Алар моннан ике ел элек Рус Кирмәненнән күченеп килгәннәр.

“Бүгенге көндә ул авыл тәмам юкка чыгу алдында. “8нче Март“ колхозы таралганчы ат җиктем, терлекләр карадым. Максим Починогында бүгенге йортны алдык. Күрәсен күргән булса да, яшәп яткан көнебез. Газ юк, әлбәттә. Юлларны да шәп димәс идем. Монда күченгәч тә, “Омар“ агрофирмасында терлекче булып эшләп алдым. Эш урынына ат белән йөри идем. Аны сатып алдым. Узган елның май аенда юлда “Дҗип“ бәрдерде безне. Атым шунда ук һәлак булды. Минем сул яктагы барлык кабыргаларым сынды. Ике атна Алабугада дәваландым. Больничный да бирмәделәр. Бүген эшсез утырам”, – дип сөйләде беренче танышыбыз.

Тормыш иптәше белән тугыз балалары булган. Икесе яшьли үлеп киткәннәр. Бүгенге көндә кәҗәләр асрыйлар. Яшелчәләр үзләренке. Пенсия акчаларына көн итеп яталар. Авылда бер-берләренә сирәк булса да йөрешәләр.

 

Раиса һәм Иван Казаковларның йорт-кураларында маллар тавышын ишетү күңелгә ошады. Инде икесе дә пенсиядә булуларына карамастан, асрыйлар әле аларны. Дөрес, мал азыкларын, мичкә ягарга утынны сатып алалар.

“Мин үзем тумышым белән Каменный Починогыннан. 1974нче елда 28 яшьлек егет килеш күченеп килдем. Биредә Раиса белән гаилә корып җибәрдек. Кызганычка каршы, Ходай безне балалардан мәхрүм итте. Шулай булса да бер-беребезне аңлап яшәдек, авырлыкларны бергә күтәрдек. Икебез дә авылдагы фермада эшләдек. Раиса бозаулар карады. Совхозда алдынгылар рәтендә дә йөрде ул. Бүген ферма урынындагы бушлыкка күз салгач, йөрәкләр әрнеп куя. Авылда тынлык өстенлек итә дисәм дә, дөреслеккә туры килә”, – дип сөйләде Иван абый.

“Соңгы елларда без – өлкәннәрне оныта башладылар. Бәйрәмебез белән котлаучы да юк. Заманында бөтен хуҗалык эшләрен алып бардык бит, югыйсә”, – дип Раиса апа да әңгәмәгә кушылды.

 

Любовь Пакшинцева тумышы белән Рагозино авылыннан. Аның әтисе Аркадий Оленин  заманында “Омар“ совхозының алдынгы механизаторы иде. Әнисе гомер буе сыерлар сауган.

“Язмышым мине шушы авыл белән бәйләр, дип кем уйлаган. Омар мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлагач та, авылдан качып, Түбән Кама шәһәрендә пешекчелеккә укырга дип чыгып киткән идем бит мин. Аны бетергәч, шәһәрдә калырга иде исәп. Монда мин булачак ирем Александр Пакшинцев белән таныштым. 1978нче елда өйләнешеп, авылга кайттык. Фермада сыерлар саудым. Акчасын аз түләсәләр дә, эше бар иде аның. Фермадагы малларны тараткач, “Омар“ агрофирмасының авыл янындагы җәйге лагеренда сыерлар савуымны дәвам иттем. Хәзер анысы да юк инде. Биш балабыз бар. Яныбыздагы игезәк улларыбыз безнең таянычларыбыз. Алар тотрыклы эш булмау сәбәпле, “шабашка“ларга йөреп акча эшлиләр. Мамадыштагы 87нче һөнәри көллияттән төзүче һөнәрен үзләштерделәр. Ирем инвалидлык буенча, мин үзем Пенсия акчалары алабыз. Бу яктан зарланган юк. Йорт-тирәләребезне яхшыртырга тырышабыз. Маллар да бар. Авылга килгәндә, аның киләчәген ни көтә, тәгаен генә әйтә алмыйм. Алга таба уңай якка үзгәрешләр булачагына да шикләнәм”, – дип фикерләре белән уртаклашты ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International