Илья Григорьевич Волков 1969нчы елдан алып 34 ел дәвамында Җәнлек совхозы урта мәктәбенең алыштыргысыз директоры булып эшли. 1944нче елның 9нчы февралендә Мамадыш районының Комазан башы авылында туа ул. 1962нче елда Мамадыштагы 2нче санлы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Югары Яке сигезьеллык мәктәбендә физика һәм химия фәннәреннән белем бирә. Шул ук елны Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Кулына диплом алган яшь педагогны Җәнлек совхозы урта мәктәбенә физика укытырга җибәрелә. 1968нче елда ул мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары итеп билгеләнә. Тагын бер елдан 25 яшьлек мөгаллим директор вазыйфаларын башкара башлый.
Җәнлек совхозы урта мәктәбе элек тә, бүген дә эре белем бирү учреждениесе булып кала бирә. Биредә – укытучыларның һәм укучыларның катлаулы контингенты. СССР таркалгач, безнең курортлы урыннарга Урта Азиядән һәм Казахстаннан күп кенә гаиләләр күченеп кайттылар. Урманчы авыл җирлеге миниатюрадагы бөтен Советлар Союзы дисәк тә була.
Яшь җитәкче беренче адымнарыннан ук авыр проблемалар белән очраша: мәктәп ике катлы агач бинада урнашкан, белем бирү ике сменада алып барыла. Сигеьеллык чагында анда 1200-1300 бала укыды. Бина озак еллар утын белән ягышлы котеллар тарафыннан җылытыла. Салкын көннәрдә җылылык агач бинаның икенче катынача күтәрелми. Бервакыт ул җылысыз кала. Ир-ат укытучылар суы каткан системаны эретәләр.1966нчы елда Кама урман хуҗалыгы бер катлы мәктәп бинасы төзи. Шул ук елда белем бирү учреждениесе урта мәктәпкә әверелә. Биредә дә проблемалар аз булмый. Ел саен идәннәре ремонтлана. Чөнки Кама урман хуҗалыгының прораб Н.Чикляев җитәкчелегендәге төзүчеләр идән өчен төннек калдырмаган булалар.
Илья Григорьевичның уңай сыйфаты – аның педагогик тактлыгы. Кызганычка каршы, бу мәгариф өлкәсендәге күпчелек җитәкчеләргә җитенкерәми. Коллегалары белән аралашканда ул беркайчан да тавышын күтәрмәде. Әгәр берәр укытучыга кисәтү ясыйсы булса, ул аны кабинетына чакырып кертә иде дә итагатьле генә сөйләште. Укучылар, аларның әти-әниләре белән дә җылы мөнәсәбәттә булды ул. Педагогик советларда: “Һәр укытучының үзенчәлеге бар – уңайлы тәҗрибәне кораллануга алырга кирәк,“ – дияргә яратты.
Яшь директор өчен юлсызлык та зур проблема була. Район мәгариф бүлегендәге киңәшмәләргә, спорт ярышларына ачык машина әрҗәләрендә, трактор чаналарында барырга туры килә. Барысы да 1980нче елда Җәнлек совхозы акчасына федераль трассага чаклы асфальт юл салынгач көйләнә.
Контингент катлаулы булуга карамастан, мәктәп 100 процентлы өлгереш бирә. Аны тәмамлаучылар ел саен югары уку йортларына керәләр. Көчле педагогик коллектив – белем бирү учреждениесенең зур горурлыгы. Аларның зур күпчелеге безнең укучылар. Шәһәр мәктәпләреннән безгә балаларын бирүчеләр дә күп булды.
Илья Григорьевич директор булып эшләгән дәвердә чын педагогик осталар үсеп чыкты. Аларның кайберләренә, киңәшүләрсез нисез, республиканың атказанган укытучысы исеме бирергә мөмкин. Алар – башлангыч сыйныфлар укытучылары А.С.Васина,З.ВКолпакова, фәннәрдән белем бирүче М.А.Гурьянова, Р.Х.Рәфыйков, Р.Е.Дурмянова, М.А.Шалдымова.
Язмам герое – күпбалалы ата кеше. Тормыш иптәше Роза Хәнифовна белән алар бер ул һәм ике кыз үстерделәр. Аларның өчесе дә югары белемле, сайлаган һөнәрләре буенча хезмәт итәләр.
Озак еллар намуслы хезмәтләре өчен Илья Волковка Россиянең атказанган педагогы исеме бирелде, 1993нче елда мәктәпнең яңа бинасын ачкан вакытта Татарстан Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Укытуның кабинет системасына күчүне оештырган өчен 1980нче елда мәктәпкә район мәгариф бүлегенең Кызыл байрагы, ә аның директорына РСФСРның халык мәгарифе отличнигы дигән исем бирелде. 1996-97нче елларда Россия мәгариф хезмәткәрләре үзәк комитеты һәм “Педагогический вестник“ журналы чакыруы буенча ике ел рәттән Татарстанның алдынгы мәктәпләре директорлары белән киңәшмәдә катнаша. 1997нче елда ул Россиянең атказанган педагогы исеменә лаек була. Югарыда телгә алынган киңәшмәләрдә ике ел рәттән Җәнлек совхозы урта мәктәбе “Ел мәктәбе“ дип таныла һәм лауреат исемен ала, ә директор “Ел директоры“ һәм лауреат исеменә лаек дип табыла. 1993-1999нчы елларда белем бирү учреждениесе мәктәп-гимназия статусы астында эшли. Биредә районның мәктәп директорлары һәм укытучылары катнашында шактый гына киңәшмәләр уздырылды. Безнең педагоглар аларга ачык дәресләр үткәрделәр. Әлеге юлларның авторына да 1994нче елның 24нче гыйнварында биологиядән һәм сыйныфтан тыш чаралар буенча шундый дәресләр үткәрергә туры килде. Кызганычка каршы, бюджетны янга калдыру максатында мәктәп-гимназия статусы бетерелде.
Илья Григорьевич 1999нчы елда педагогик югары уку йортының психология факультетын тәмамлады. Бүгенге көндә аның сәламәтлеге шактый каушады. Шулай булуга карамастан, ул төшенкелеккә бирелми. Тормыш иптәше белән оныкларын тәрбияләшәләр. Укучылар алдында чыгыш ясарга вакыт та таба ул. Үзенең бай тәҗрибәсен коллегалары белән уртаклаша. Шушы көннәрдә үзенең 70 яшен тутырган Илья Волковка Ходай озын гомер, сәламәтлек бирсен.
Федор Чебышев,
мәгариф ветераны.
Җәнлек совхозы бистәсе.