Котдүс Туйчин: “Сәләт булса, теләкне җиңәргә була.“

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Без аның белән сөйләшүне авылда яшьләрнең, эстрадада күпчелек җырчыларның гармун, баянга тартылмавы белән башлап җибәрдек.

–Мин үземне гармунлы чорда тууым белән бәхетле саныйм. Заманы шундый булгандыр инде, әлеге уен коралына ихтыяҗ да башка иде. Хәзерге яшьләрнең кызыксынуы күбрәк башка өлкәләргә тартыла шул.

–Котдүс абый, сез инде ничә еллар сәхнәдә. Җырлауларыңны гел баян озатуында башкарасың.

–“Плюска“ да, “минус“ка да җырлый алмый мин. Аннары репертуарым да гел халык җырларыннан гына тора. Аларны ничек итеп баяннан башка башкарырга мөмкин. Вокаль-инструменталь кораллары астында аларны тамашачы күңеленә җиткереп булмый, дип саныйм.

–Җырлау талантыгызның кемнән күчүен ачыклап үтик әле.

–Әти белән әнием авылда җырга-моңга оста кешеләр иде. Гаиләдә ун бала булуга кармастан,  алар көне-төне эштә булдылар, безне тәрбияләделәр. Әтием Мирзаян Түбән Козгынчының оста гармунчысы иде. Кичләрен аның гармунда уйнавына кушылып әниемнең җырлавын һич кенә дә онытасым юк. Аннары Олыяз мәктәбендә укыганда озын тәнәфесләрдә укуытучылар укучыларга төрле биюләр, җырлар өйрәтәләр иде. Әле дә хәтеремдә, 4нче сыйныфта укыганда авыл сәхнәсендә “Яшь наратлар“ җыры белән чыгыш ясаган идем. Чыгышым ошагандыр, күрәсең, яңадан чакырып чыгардылар. Кечкенәдән мәшһүр җырчыларны тыңлап үскәнгәме, моңлы көйләрне бер ишетүгә отып калгангамы, халык җырларына өстенлек бирә идем. Аһәңле, кеше күңеленә үтеп керерлек дәрәҗәдә бит алар.

–Фамилиягезнең сәер яңгырашына игътибар итик әле. Туй белән бәйләнмәгәнме ул?

–Дөрес әйтәсез. Әти ягыннан дүртенче буын бабам заманында тирә-якта оста туй алып баручы булган. Тора бара аның бу кәсебе нәселебез фамилиясенә әверелгән. Әтием ягыннан Хаффаз, Шаммас һәм Ильяс бабамнар да аның эшен дәвам иткәннәр.

–Сәнгатькә кечкенәдән гашыйк булуыгыз сезгә алга таба белем алып, зуррак сәхнәләргә дә чыгарга мөмкинлек биргәндер бит?

–Анысын тәгаен генә әйтә алмыйм. Тугызынчы сыйныфны Шәдчедә укыганда әтием бакыйлыкка күчте. Мин белем алуымны туктатырга мәҗбүр булдым. Олыяз мәктәбендә лаборант булып эшли башладым. 1975нче елда армиядән кайткач, яңадан мәктәптә эшләргә мөмкинлегем бар иде – физкультура укытучысы булып. Бу турыда район мәгариф бүлеге мөдиренең боерыгы да әзер иде. Әмма “Чулпан“ колхозы җитәкчеләре минем теләгемне искә алып тормадылар, Кыравылдагы дуңгызчылык фермасына мөдир итеп куйдылар. Читкә чыгып китәргә теләгән чаклар булгалады. Әмма салага бер береккәч, калдым инде. Бүгенге көнгәчә ветеринария табибы булып эшлим.

–Авылда талантлар югала, дигән караш белән килешәсезме?

–Алай кистереп әйтергә кирәкми. Кемдә сәләт бар, ярдәм итмиләр дип, күңелен төшерергә тиеш түгел. Үҗәтлек тә комачау итми бүгенге чорда. Сәләт булса, теләкне җиңәргә була.

–Бүгенге татар эстрадасына карашыгыз нинди? Кайсы җырчылар сезгә күбрәк ошый? Аларның күп булуына ничек карыйсыз?

–Сәхнә барысын да сыйдыра бит ул. Җырласыннар гына. Талантлы яшьләргә шундый ирек бирелүенә сөенергә генә кирәк. Ә сәләтсезләр, беркемгә сер түгел, бер-ике көннән юкка чыгалар. Минем үземә бүгенге көндә Җәвит Шакиров белән Зәйнәп Фәрхетдинованың чыгышлары ошый. Өлкән яшьтәге җырчыларыбыз турында әйткән дә юк.

–Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

–Николай Михайлов      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International