Мамадышта «Гаиләңне котла» акциясе узды

2026 елның 15 мае, җомга

      Мамадышта «Гаиләңне котла» акциясе узды.

       Ул Халыкара гаилә көне уңаеннан җирле ЗАГС бүлеге тарафыннан оештырылган иде. Белгечләр шәһәрнең үзәк урамнарына үтеп баручылар белән аралашу өчен чыктылар.

  Шәһәрдәшләребездән  бүгенге бәйрәм турында беләләрме, бу көнне ничек билгеләп үтәләр, туганнарына аларны яратулары турында әйтәләрме һәм, алар фикеренчә, гаилә бәхете нәрсәдән гыйбарәт? - дигән  сораулар бирделәр.

        Һәр катнашучыга йөрәк формасындагы шар һәм изге теләкләр язылган открытка бирелде. ЗАГС хезмәткәрләре котлаучылар арасында яшь һәм күп балалы гаиләләр, күптән түгел әни булган хатын — кызлар, гаилә стажы зур булган  ир белән хатын һәм хәтта туй планлаштыручы пар да бар. Мамадыш халкы җавап итеп гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген белдерде һәм кичне җылы гаилә даирәсендә уздырырга вәгъдә итте.

         Оештыручылар билгеләп үткәнчә, шәһәр халкының чын күңелдән рәхмәт белдерүе һәм шатлыклы хисләре акциянең төп нәтиҗәсе булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International