Мамадышта Сабан туе 6 июньдә була.
Мәйдан территориясендә беренче әзерлек эшләре башланды инде. Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Артур Ефимов биредә район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән күчмә киңәшмә үткәрде. Нәкъ 6 июньдә Мамадышта язгы кыр эшләренә йомгак ясалачак.
Елдагыча “Татар кызы” бәйгесе дә узачак. Узган ел милли костюмнар конкурсына старт бирелгән иде - ул быел да узачак. Бәйрәм хедлайнерлары әлегә билгеле түгел.
Яңалыкларны күзәтегез! Сабантуйга әзерлек тулы көченә бара.