Мамадышта район Башкарма комитеты җитәкчесе итеп моңарчы 16 ел шәһәр башкарма комитетын җитәкләгән Рәшит Гариповны билгеләделәр. Район Советының 35 нче утырышында депутатлар шундый карар кабул итте. Утырыш ТР Дәүләт Советы вице-спикеры Марат Әхмәтов рәислегендә узды.
Р.Гарипов Мамадыш районының Урта Шүләңгер авылында туган. 1995 елда Кама политехника институтын тәмамлый, 2013 елда «Дәүләт һәм муниципаль идарә»юнәлеше буенча яңадан һөнәри әзерлек уза. Шәһәрнең бөтен проблемаларын, уңышларын белүче кеше ул. Бүген бу хакта район башлыгы Вадим Никитин да сөйләде. Карьерасын Гарипов җылылык челтәрләре предприятиесендә котельныйлар буенча мастер булып башлаган, баш инженерга кадәр үскән. Шундый ук вазыйфаны «Мамадыш водоканалы»нда да биләгән. 2007 елда ул «Мамадыш районы һәм Мамадыш шәһәре идарәче компаниясе»МУПНЫ җитәкли. Бер ел бу вазифада эшләгәннән соң, аны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгелиләр һәм ул бүгенге көнгә кадәр шунда эшли. Хәзер Гариповка 52 яшь, Өйләнгән, улы һәм кызы бар. Мамадыш шәһәре Советы утырышында ул үз командасына, иҗтимагый оешмаларга, ТИҮләргә нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, шәһәр халкына аерым мөрәҗәгать итте - 16 ел эчендә халыкның актив позициясе нәтиҗәсендә күп эшләр башкарылды. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Раил Дөлмиев сайланды. ТР Мамадыш муниципаль районы матбугат хезмәте исеменнән Рәшит Мөхәммәтдин улына җәмәгатьчелек белән элемтә секторына зур ярдәм күрсәткәне, Мамадышта яшәүчеләрнең хәбәрләренә оператив реакциясе өчен рәхмәт белдерәбез.