Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин архитекторлар белән дан Аллеясын төзү планы турында фикер алышты

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин үзенең телеграмма-каналында дан Аллеясын төзү планнары турында сөйләде. Әлегә бу район, республика, илебез үсешенә өлеш керткән барлык мамадышлыларның исемнәрен мәңгеләштерергә тиешле объектның беренчел исеме. Булачак аллея өчен урын итеп туган якны өйрәнү музее каршындагы  «Арарата» бинасы урнашкан кишәрлек сайланган.

Аллея төзү, бер уңайдан эшләп килүче берничә корылманы бердәм архитектура ансамбленә берләштерү идеясе күптән бар инде. Вадим Никитин сүзләрдән гамәлләргә күчү нияте турында язган иде- алдан ул элеккеге ресторан бинасын сатып алу турында килешә, ә бүген иртән архитекторлар Рамил Миңнеханов һәм Илдар Миңнемөхәммәтов белән проект турында фикер алыштылар. Алда территорияне анализлау, башлангыч мәгълүматларны җыю һәм эскиз әзерләү.  Вадим Никитин әйтүенчә, монда  махсус хәрби операциядә катнашучыларның исемнәре булырга  тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International