Район башлыгы Вадим Никитин бүген иртән муниципалитет якын арада хәл итәргә тиешле бурычларны билгеләде. Мәсәлән, шәһәр Башкарма комитетына Мамадыш территориясендә агачлар һәм куаклар утыртуның план-схемасын эшләү йөкләмәсе бирелде. Район башлыгы фикеренчә, яшелләндерү чаралары паркларга һәм скверларга гына түгел, ә бөтен шәһәргә, аның күпсанлы урамнарына да кагылырга тиеш. Өстәвенә, эшләрнең төп күләмен белгечләр, профессионаллар башкарырга тиеш.
_Без күп утыртабыз, ләкин барлык үсентеләр дә исән калмый. Димәк, без вакыт һәм акча сарыф итәбез. Бу бит тулы бер фән! Агач утыртуны белгечләргә ышанып тапшырырга кирәк, алардан нәтиҗә дә таләп итәргә мөмкин булачак. Зур булмаган территорияләр, парклар, скверлар коллективларга беркетелгән булып калачак, - дип төгәллек кертте район башлыгы.
Ташламалы билетлардан файдалану буенча мәгълүмат әзерләү бурычы билгеләнде.. Бу махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә дә кагыла.Әлеге документ социаль учреждениеләрнең, спорт объектларының, музейларның, иҗтимагый мунчаларның һ.б.» ишекләрен ача".
Вадим Никитин «грант алучылар» белән эшнең кирәгенчә оештырылмаган булуын атады, аерым алганда, авыл хуҗалыгын һәм эш башлаучы эшкуарларның идеяләрен хуплаучы «Агростартап» дәүләт программасында катнашучылар белән эшләүне. Башлап, ананры ташланган эшләр күп. Ә бит элек район башлыгы теләге булганнар белән очрашырга, консультация бирергә, озатырга дигән төгәл устав биргән иде. Мәгариф оешмалары белән дә Район башлыгының шәхси очрашулары булачагын ассысызыклады ул. Вадим Никитин муниципаль проектларның эшчәнлеген бәяләргә ниятли. Гомумән алганда, муниципаллар өчен атна бай булачак. Инвесторлар белән очрашулар дәвам итәчәк. Өлкәннәр көненә әзерлек район җитәкчелегенең шәхси контролендә. СВО, гуманитар миссия - элеккечә өстенлекле темалар булып тора.