8 сентябрьдә Мамадыш районында 53 сайлау участогы ачылачак

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

8 сентябрьдә Мамадыш районында 53 сайлау участогы ачылачак.

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау якшәмбе, 8 сентябрьдә узачак. Мамадышлылар 53 сайлау участогында тавыш бирә алачак. Бу хакта бүген район планеркасында тагын бер кат искә төшерделәр. Мамадышлыларны үз хокукларыннан файдаланып, парламентта территория мәнфәгатьләрен яклаячак Дәүләт Советына депутат сайларга чакырдылар.

Мамадыш районында сайлаучылар саны 31056 кеше тәшкил итә, шуларның 12000гә якыны шәһәр җирлегендә яши. 180 якташыбыз беренче тапкыр тавыш бирәчәк. Моннан тыш, шул ук көнне өстәмә муниципаль сайлаулар да узачак. Депутатларны 6 нчы шәһәр округында, Никифорово, Соколка һәм Түбән Ушмада сайлаячаклар.

Күп кенә территорияләр 8 сентябрьгә халыкның активлыгына йогынты ясарга тиешле башка файдалы чаралар планлаштырган. Мәсәлән, Шәдчедә бәйрәм концерты һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырырга җыеналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International