Мамадыш районында 9 ишегалды территориясе ремонтланачак

2024 елның 25 июне, сишәмбе

Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Вадим Никитин «Безнең ишегалды»республика программасы кысаларында төзекләндерелә торган ишегалларын үзе тикшерде.

Быел Татарстан инициативасы тагын 9 ишегалды территориясенә "барып җитте", шуларның 2се шәһәрдә урнашкан. Вадим Никитин Тукай, 4, Давыдов, 166, 168 йорт ишегалды территоряиләрендә  булды, гомуми эш белән танышты һәм подряд оешмаларының инде эшләгән эшләренә  бәя бирде. Сүз уңаеннан, төзүчеләргә ул  - тиз эшләргә һәм шул ук вакытта сыйфатлы итеп эшләүләрен сорады. Җәй, каникулларда - яңа асфальт буенча йөрисе, яңа эскәмияләрдә дә ял итәсе килә. Хәзерге кече архитектур формалар ике йортта да барлыкка киләчәк, машина кую урыннарын, тротуарларны һичшиксез төзекләндерәчәкләр, яктыртуны җайга салачаклар. Давыдовта ике калкулык арасында балалар мәйданчыгы оештыралар. Эшләр параллель рәвештә авыл җирлегендә бара. «Безнең ишегалды» программасына «Мамадыш» совхозы, Бишьеллык, Берсут, Кама урман хуҗалыгы, Түбән Тәкәнеш һәм Соколка авылларындагы территорияләр кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International