Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы калдыклар белән эш итү өлкәсендәге кануннарның үтәлешен тикшерде.

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең Вахитов районында Куйбышев сусаклагычының яр полосасы чикләрендә 800 кв. метрдан артык мәйданлы 5 класслы куркыныч калдыкларны санкцияләнмәгән чүплек урнашкан. Закон бозуларны бетерү максатларында табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать итә. Суд карары белән прокурор таләпләре канәгатьләндерелде. «Казан шәһәре Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе» МКУында чүплекне бетерү бурычы йөкләнде. Суд карары үтәлде. Сусаклагычның яр буе полосасы калдыклардан чистартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International