Волонтерлар белән бер сызыкта. Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Вадим Никитин шәһәрнең гуманитар үзәгенә килде. Үзктән якындагы көннәрдә хәрби хезмәткәрләр, госпиталь пациентлары, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, гражданнар өчен 5 тоннадан артык йөк китәчәк.
Волонтерлар очрашуны үз идеяләре белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге буларак кулландылар, җитәкче үзе активистлар белән диалог өчен генә килмәде, төяү этабында ул Политехник колледж студентлары төркеменә кушылды. Махсус операция зонасына 16 нчы мунчаны җибәрүче Юрис Шакуров белән Вадим Никитинның аерым сөйләшүе килеп чыкты. Гөлчәчәк Нургалиева муниципалитеттан җәйге чорда мәктәп укучылары арасында волонтерлык эшчәнлеген оештыруда ярдәм итүләрен сорады. Исегезгә төшерәбез, кичә Вадим Никитин үзенең кабинетында Кемеш-Күл авылыннан - ялга кайткан контракт буенча хәрби хезмәткәрне кабул иткән иде.