Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына күчү сәбәпле вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты

2024 елның 31 мае, җомга

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов РФ  Дәүләт Думасына күчү сәбәпле вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Дәүләт Думасына күчүгә бәйле рәвештә, район башлыгы вәкаләтләрен өстеннән төшерде. Әлеге вакыйга районның 31нче чираттан тыш сессиясендә булды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнаша. Депутатлар Ивановның отставкасын бертавыштан хуплады.

«Исемлек буенча урын бушады. Ямпольская Президент Аппаратына китте. Анатолий Петрович ризалык бирде, Дәүләт Думасы депутаты булды – бу республика өчен бик мөһим. Безгә Дәүләт Думасында депутатлар корпусы санын саклап калырга кирәк. Анда Татарстаннан 15 депутат бар, бу – яхшы сан, депутатлар да бик төпле, алар закон сагында да тора, законнар яза, аларны кабул итә һәм республикабызга ярдәм күрсәтә. Барлык программаларда да (дәүләт, федераль) катнашалар», - дип искәртте Мөхәммәтшин.

Алга таба ТР Дәүләт Советы Рәисе Анатолий Ивановның хезмәтләрен һәм районда ул эшләгән чорда ирешелгән күрсәткечләрне билгеләп үтте.

«Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы һәм республика Хөкүмәте исеменнән Анатолий Петрович Ивановка Мамадыш районы башлыгы вазифасында актив һәм нәтиҗәле эше өчен рәхмәт сүзләре әйтергә рөхсәт итегез. Татарстан Республикасы Рәисе указы белән Анатолий Петрович «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнә», - диде Мөхәммәтшин һәм әлеге бүләкне тапшырды.

Анатолий Иванов Мамадыш районын 2010 елдан бирле җитәкләде, аңа кадәр 2006-2010 елларда әлеге муниципалитетның башкарма комитеты җитәкчесе булды.

2023 елда Бөтенроссия  «Служение» премиясе лауреаты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International