Татарстан эшкуарлары өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар линия булачак

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

26 майга туры килә торган Россия эшкуарлыгы көне алдыннан Татарстан Росреестры кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен кадастр исәбен алу һәм күчемсез милеккә милек хокукларын теркәү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрәчәк.

 2024 елның 24 маенда 10.00 сәг.- 12.00 сәгатьләрдә булачак бу кайнар линия.

Кайнар линиягә шалтыратып, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар түбәндәгеләрне белә ала:

- күчемсез милек белән килешүләр төзү үзенчәлекләре турында;

- ничек ШЭ һәм юридик зат бер үк вакытта күчемсез милек объектын кадастр исәбенә куярга һәм аңа хокукларын теркәргә;

юлны үзгәртеп корганда хокукларны ничек теркәргә;

- торак булмаган бинада гомуми милекне ничек теркәргә һ. б.

Татарстан эшкуарлары өчен Кайнар линия телефоны - (843) 255-25-71.

Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International