Мамадышта Республика "Семык" бәйрәме узачак.

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Мамадыш районынның Зур Шыя авылында 15 нче июньдә Республика күләмендә мари халкының "Семык" бәйрәме узачак.

Бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы, Марий Эл Республикасы һәм башка төбәкләрдән килгән һәвәскәр коллективлар катнашында концерт, декоратив-кулланма сәнгать осталары эшләнмәләре күргәзмә-сату, мастер-класслар, Традицион Мари кухнясы ризыклары презентациясе көтә. Шулай ук Мари чибәре һәм Мари гаиләсе -2024  конкурслары узачак.

Бәйрәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче мари халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен  саклау һәм үстерү максатында үткәрелә. Бүгенге көндә 500дән артык мари яши торган Мамадыш районы бу  эстафетаны Әгерҗе районныннан  кабул итеп ала.

- Бәйрәм тиешле дәрәҗәдә узачагына ышанам. Марилар бик ачык, җанлы, кунакчыл, иҗади актив халык. Безнең «Мари памаш»чыгыш ясаячак. Ансамбль үз эшчәнлеген 1979 елда ук башлаган һәм дистә еллар эчендә үзенең репертуарына өч йөзгә якын борынгы җыр, Частушка җыйган, - дип сөйләде район мәдәният бүлеге начальнигы @id24345178 (Степан Спиридонов).

Бәйрәмгә Зур Шыяда тиешле инфраструктура барлыкка киләчәк, ул йөзләгән кунакларны һәм туристларны кабул итү мөмкинлеген бирәчәк. Исегезгә төшерәбез, Зур Шыяда экскурсантлар «Бер юл - биш мәдәният»туристик маршруты кысаларында да тукталыш ясыйлар. Семык  бәйрәме  кечкенә, әмма бик колоритлы торак пунктның танылуын арттырачак һәм аны эчке туризмны яратучылар өчен үстерәчәк, бу Мәдәният илкүләм проектының бурычларының берсе булып тора.

Тагын бер зур фольклор бәйрәме, «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивале быел 13 июльдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International