Мамадышта Ушма елгасы аша автомобильләр өчен күпер сала башлаячаклар

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Мамадышта Чапаев һәм октябрьнең 18 еллыгы урамнарын автомобиль күпере тоташтырачак. Ул 2025 елның җә ахырына кадәр төзелеп бетер дип көтелә. Бу хакта шәһәрнең Башкарма комитетында хәбәр иттеләр.Күпер кичүенең озынлыгы - 52 метр, киңлеге тротуар зонасын исәпкә алып - 12 метрга якын. 

Билгеле, бу күпер Ушмы аръягыннна үзәккә чыгучы машиналар санын киметмиячәк. Ләкин ул Чапаев урамы, Пугачев тыкрыгы һәм башка участокларда яшәүчеләргә бик кирәк, чөнки  алар үз йортларына бик тар һәм уңайсыз юллар буенча барырга мәҗбүр.

Объектның стратегик әһәмияте моның белән генә тәмамланмый. Муниципалитет күптәннән күп фатирлы йортлар белән яңа микрорайон төзү турында уйлана. Бу коммерциячел торакмы, әллә социаль торакмы, әлегә билгеле түгел. Чапаев урамы янында булачак торак комплексны төзү өчен буш, бик уңайлы урын. Су кертү- чыгару проблемасы булмаячак. Аларга муниципалитет алдан әзерләнгән «авыл территорияләрен комплекслы үстерү " федераль программасында җиңгән һәм 70-80 елларда төрле өлешләргә таралган канализация системасын тәртипкә китерү өчен акча алган.

Кыскасы, легендар кызыл армияче хөрмәтенә аталган урамда яшәүчеләргә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында зур үзгәрешләргә шаһит булырга туры киләчәк. Зур фронт, әмма хәрби түгел, ә төзелеш фронты, июнь башында ук башланыр дип көтелә..

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International