Быел Мамадышта умырзаялар түгел, ә пионнар чщчщчк атканны көтәләр. "Вятка" сәнәгать мәйданчыгы территориясендә агроэксперимент үткәрәләр. Резидентларның берсе, Татарстанда беренче розариянең булачак милекчесе, теплица комплексы төзелешен көтеп тормады - 3000гә якын сорт пион утыртты. Беренче үсентеләр май уртасында үсеп чыгып, үзләрен күрсәтәләр дип көтелә. Утыртыр алдыннан грунтка анализ ясадылар - мамадыш җире Reine Hortense , Aieksandr Flaming сортлары өчен идеаль булып чыккан.
- 4 сорт утырттык. Җир ташлы булса да, тәвәккәлләдек! Пионнар- затлы , матур чәчәкләр. Өшерләр дип борчылган идек, кар күп яуды, хәзер эреп беткәнен көтәбез. , - диләр предприятиедә. Сәнәгать җире күпьеллыклар үстерү өчен яраклы булып чыкты.
- Безнең "Вятка"да 9 га якын җир бар. Бер гектар җирдә теплица комплексы төзелә. Киләсе елда төзелешкә тагын 2 га җир биреләчәк, ә калган мәйданга пионнар утыртабыз. Яхшы җир буш торырга тиеш түгел, - диләр "Родные края ОПТ" ҖЧҖ.
Тагын бер экспериментны район башлыгы Анатолий Иванов үткәрергә әзерләнә - ул Кытайдан шәһәр урамнарына сакура утырту хыялы белән кайтты. Исегезгә төшерәбез, хәзер "Вятка" сәнәгать мәйданчыгы гамәлдәге 6 производствоны үз эченә ала. Апрельдә картон-кәгазь комбинаты ачылырга тиеш. Резидентларга әзер җир участоклары бирелә. Паркның 80 гектар мәйданында барлык кирәкле инфраструктура бар. Резидентларны сәнәгать паркы составына кертүнең төп шарты- экологик чиста җитештерү.