Мамадышта йөкле хатыннар көне билгеләп үтелде.Бәйрәм “Демография” милли проекты кысаларында, бала тууны арттыруга ярдәм итү һәм йөкле хатын-кыз турында кайгырту, аның статусын күтәрү, киләчәк әниләр турында кайгыртуның яңа парадигмасын раслау өчен оештырылды.
"Авырлы хатын - милләт өмете, безнең киләчәгебез. Бүген барлык тырышлыкларны аналарга ярдәм итүгә, туучылар санын арттыруга, традицион кыйммәтләрне яклауга юнәлтү бик мөһим. Һәр йөклелек бала туу белән тәмамланырга тиеш”, - дип аңлатма бирде ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова. Бәйрәм чарасы җылы һәм уңайлы шартларда узды. Булачак әниләрне мастер-классларга чакырдылар - яңа туган балаларны җырларга һәм аларга массаж ясарга өйрәттеләр. Хатын-кызларга сәламәт бала тәрбияләүнең төп кагыйдәләрен искә төшерделәр: карау, су коену, күкрәк ашату, чыныгу һәм тулы кыйммәтле туклану турында сөйләделәр.