Татарстан почта бүлекчәләренең эш графигы Ураза бәйрәме уңаеннан үзгәрәчәк

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

10 апрель Россия Почтасының төбәктәге барлык почта бүлекчәләре өчен ял көне булачак. 9 апрельдә почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

10 апрельдә почтальоннар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсияләрне һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының Республика бүлеге белән килешенгән график буенча китерәчәк.

11 апрельдә бүлекләр гадәти расписание буенча хезмәт күрсәтүне яңартачак.

Эшнең хәзерге расписаниесен төгәлләргә яки картада иң якын ачык почта офисын сайтта табарга мөмкин pochta.ru яисә компаниянең мобиль кушымтасында карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International