Мамадыш районы прокуратурасы 34 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ ҖК 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныла (алкоголь исерек хәлдә автомобиль белән кабат идарә итү).
2023 елның август ахырында исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган ир-ат яңадан спиртлы эчемлекләр кулланган, «Cherri Tiggo» маркалы автомобиль руле артына утырган һәмМамадыш шәһәренең М.Җәлил урамында, Домолазов урамы юнәлешендә йөргән. Автомашинаның координацияләнмәгән хәрәкәте ЮХИДИ патруленең игътибарын җәлеп итә, ул аны эзәрлекли башлый.
Шуннан соң автомобиль полиция хезмәткәре таләбе буенча туктатыла. Исереклек билгеләре булган хокук бозучыга е медицина тикшерүен узарга тәкъдим ителә, ул ризалаша . тикшерү машина йөртүченең исерек хәлдә булуын күрсәтә.
Дәүләт гаепләүчесенең фикерен исәпкә алып, суд ир-атка 260 сәгать мәҗбүри эш рәвешендәге җәза билгеләде, транспор белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итте.
Суд карары буенча хокук бозучының автомобиле дәүләт кеременә конфискацияләнә.
Хәзерге вакытта суд карары әле законлы көченә кермәгән.
Район прокуроры ярдәмчесе Р. О. Никишин