Кытайдан төп т-туры эш кабинетына. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов 2 атналык хезмәт командировкасыннан туп- туры эшкә кайтты. Беренче кичне үк ул Питрәчтә узучы «Созвездие-Йолдыздык» фестиваленең гала-концертына барып талантлы яшь мамадышлыларның чыгышын карады, ә дүшәмбе иртәсендә 2,5 сәгатькә сузылган гомумрайон планеркасын оештырды. «Бүген 1 апрель булса да, бу шаярту түгел, эш күп, барлык өлкәдә дә да активлашуыгызны сорыйм», дип тәмамлады ул үзенең чыгышын. Ә бүгенге көндә район башлыгы Казанда булды. "Казан Экспо" да "2023 елда энергетика һәм Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм 2024 елга бурычлар буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узды. Аннан Анатолий Иванов диплом һәм лауреат Кубогы белән кайта. Мамадыш районы «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруда актив катнашкан һәм 2023 ел йомгаклары буенча энергияне саклауның һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыруның иң яхшы күрсәткечләренә ирешкән өчен бүләкләнде.