Бүген Мамадышта гомумрайон ифтарын үткәрергә әзерләнәләр. Ул 2 нче лицей базасында узачак һәм анда 300 дән артык кеше катнашыр дип көтелә. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов оештыручылардан ифтарны ислам диненең гореф-гадәтләрен саклап үткәрүне сорады
Аны безнең әбиләр һәм бабайлар уздырган кебек, тыйнак кына, күңел ачу элементларыннан башка гына, - диде Анатолий Иванов.
Ифтар оештыру эшенә район эшмәкәрләре бик теләп ярдәм итте. Әзер ризыкларның бер өлешен һәм продуктларны мохтаҗларга тапшырачаклар.