Мобиль җайланма аша счетлар белән идарә итәргә мөмкинлек бирә торган "Мобиль банк" хезмәтләрен кулланып башкарыла торган мошенниклык очраклары ешайды. Әлеге хезмәт банк счетын банк клиентының телефоны номерына "бәйли". Соңгыларына карата мошенниклык гамәлләре мөмкин алар телефон номерын "мобиль банк" хезмәтен яңадан рәсмиләштермичә алыштырган очракта. Шуңа күрә гражданнарга телефон номерын алыштырганда бу хакта банк хезмәткәрләренә хәбәр итәргә кирәк, ягъни әлеге хезмәт күрсәтү гамәлдәге телефон номерына куелырга тиеш.