Район башлыгы @id353092561 (Анатолий Иванов) Телеграмм -каналда Кытайга командировканың беренче нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Берничә сәгать элек Мамадыш белән Аньян шәһәре арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документның эчтәлеге турында әлегә безгә билгеле түгел, бары тик тантананың шәһәр администрациясе бинасында Аньян шәһәре мэрының шәхси катнашында узганы билгеле.
Аньян-5,5 миллион халкы булган сәнәгать шәһәре. Чагыштыру өчен, Татарстан халкының саны - 4 миллион. Аньян кергән Хэнань провинциясендә 100 миллионга якын кеше яши. Мамадыш районы башлыгының бурычы- шушындагы идеяләрне районыбызда, Вятка сәнәгать мәйданчыгында файдалы итеп куллану мөмкинлеген карау, яңа идеяләр табу.
Кытайда Анатолий Иванов март ахырына кадәр булачак. Аңа 4 провинциядә булырга, дистәләгән производство эшчәнлеге белән танышырга туры киләчәк.
- Кытайда уңай караш. Аньяндагы кешеләр бик ачык, гади, кунакчыл. Җылылык, көндез +10га кадәр. Вакыт үзгәрүгә генә ияләшергә кирәк, бездә инде кич, шәһәрнең тарихи өлешен карарга җыенабыз, - дип сөйләде район башлыгы.