Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте шуны искәртә: бөер синдромлы геморрагик бизгәк – хантавируслар китереп чыгара торган кискен йогышлы авыру. Бу-еш кына авыр клиник йогышы булган табигый-чыганак инфекциясе.
Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк (ГЛПС) – бөернең һәм башка органнарның кечкенә кан тамырлары зарарлануы белән була торган авыр йогышлы авыру ул.
Татарстанда кешеләр күбесенчә кыр тычканнарыннан зарарланалар, калган очракларда – башка төрле тычканнардан һәм кыр тычканнарының башка төрләреннән. Кызгылт сары кыр тычканы гомерлеккә вирус йөртүче булып тора һәм үзенең бүлендекләре белән әйләнә-тирә предметларны вирус белән актив зарарландыра.
Кешене йогышлау юлы-һава-тузан юлы, кимерүчеләрнең бүлендекләре булган бинаны җыештыру, урман кисү, учак өчен чүп-чар җыю, печән белән эшләү. Зарарлану очракларының күп өлеше урманга йөргәндә, гөмбәләр, җиләк-җимеш, яфраклар җыйганда, балык тоту вакытында килеп чыга.
Инфекция кешедән кешегә йокмый.
Авыруның беренче билгеләре килеп чыкканчы 7-14 көннән алып 40 көнгә кадәрвакыт үтә. Авыру кискен 39-40 С° температурага кадәр күтәрелүдән башлана, ул бу дәрәҗәдә 5-9 көн тора. Калтырау, баш авырту, мускулларда авырту, битнең шешенүе, тамак кызару, күзнең кан тамырлары киңәю, конъюнктивит барлыкка киләләр. Авыру кеше башта ярсына, аннары апатия башлана, аңны югалтуы ихтимал. 3-4нче көннән башлап авыруның хәле начарлана, күп тапкырлар косарга мөмкин. Иңбашы өлкәсендә һәм култык астында вак тимгелләр рәвешендә геморрагик синдром барлыкка килә; борын һәм ашказаны-эчәк кан агуы билгеләп үтелә. Шул ук вакытта бил өлкәсендә, эчтә авыртулар күзәтелә, сидек күләме кими. Авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәндә, мөмкин кадәр тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәвалау стационарда гына үткәрелә, үз-үзеңне дәвалау куркыныч.
Авыру йоктырудан ничек сакланырга?
- кимерүчеләрне агуланган приманка һәм тычкан тозагы ярдәмендә елга ике тапкыр планлы рәвештә юк итәргә - яз көне һәм көз көне, һәлак булган җәнлекләрне перчатка һәм респираторда җыярга, яндырырга яки тирәнлеккә кимендә 50 см тирәнлеккә күмәргә кирәк;
- бакчаларда һәм алар янәшәсендәге территорияләрдә азык-төлек калдыкларыннан, ботбалардан, үләннәрдән һәм төзелеш чүп-чарыннан кимерүчеләрне утыртмаска;
- дача биналарын һәм бакча йортларын җыештырырга медицина битлегендә яисә марля бәйләвечендә, дезинфекция эремәләрен кулланып, дымлы ысул белән үткәрергә; язын бинаны җилләтергә, ә урын-җирне үтүк белән җылытырга яисә 3-5 сәгать эчендә кояшта киптерергә кирәк;
- печән, салам, терлек азыгы, урманнан утын әзерләгәндә һәм ташыганда, җир белән эшләгәндә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк - бияләйләрдә эшләргә, авызны һәм борынын саклаучы медицина битлеге яисә марля бәйләвече кияргә, тәмәке тартмаска һәм ризык кабул итмәскә, эшләр беткәч, кулларны сабын белән яхшылап юарга;
- урманнарга йөргәндә, пикниклар вакытында, ял итү һәм төн куну өчен туристлык походларында урман яки алан кырыенда урыннар сайларга, күп итеп куаклар яисә ауган агачлар белән капланган участоклардан качарга, җиргә юрган яисә башка тыгыз тукыма җәергә; ылыслык җыйганда - авызын һәм борынын берничә катламга өеп бәйләгән марля бәйләвече белән капларга;
- кимерүчеләр файдалана алырлык урыннарда азык-төлек калдырмаска, аларны ябык савытта сакларга, кимерүчеләр тигән очракта, азык-төлекне юкка чыгарырга;
- яшелчә һәм җиләк-җимешләрне чи килеш кулланганда аларны яхшылап су белән юарга һәм кайнар су белән пешекләргә кирәк.
- шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәгез: урманга, балыкка йөргәндә, ашар алдыннан һәм тәмәке тартыр алдыннан кулларыгызны юыгыз, җәнлекләргә яисә аларның үле гәүдәләренә тимәгез.
Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк сәламәтлеккә җитди зыян сала. Урманга йөргәндә һәм бакча кишәрлегендә эшләгәндә элементар гигиена кагыйдәләрен үтәү Сезне авырудан саклаячак.
Авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәндә, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә, чөнки үз вакытында башланган дәвалануда авыру җиңелрәк уза, һәм эшкә сәләтлелек тизрәк торгызыла.