"Юбилейный" универсаль спорт залында Мамадыш районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Иван Иванов истәлегенә багышланган мини-футбол турниры уза

2025 елның 3 мае, шимбә

Бүген "Юбилейный" универсаль спорт залында 13 нче тапкыр Мамадыш районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Иван Иванов истәлегенә багышланган мини-футбол турниры уза. Быел ул реваспублика ярышы статусын алды. Безнең район командасы белән бергә бу ярышларда Кукмара, саба,Балтач, Түбән Кама футболчылары да катнашты.Тантаналы ачылышта Иван Петровичның абыйсы, Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Песков, шулай ук туганнары, дуслары, райподагы хезмәттәшләре катнашты һәм чыгыш ясады. Ярышларда  иң күп очко җыйган команда җиңүче булды. Мамадыш командасы беренче очрашу Балтачлар белән булды, 6:1 исәбе белән җиңде. Егетләребез сынатмас һәм турнирда җиңәрләр дип өметләнәбез. Уңышлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International