Почта Татарстан компанияләренең хатларын санга күчерә башлады

2023 елның 17 ноябре, җомга

Россия Почтасы Татарстан Республикасы компанияләре һәм учреждениеләре өчен керүче кәгазь хатларны цифрлаштыра башлады.

Почта бүлекчәләреннән компанияләрнең барлык язма хатлары цифрлаштыру үзәгенә эләгә. Монда аны сканерлыйлар һәм адресатка электрон күчермәсен җибәрәләр.

Цифрлаштыру үзәге проекция һәм агым сканерлары белән җиһазландырылган. Хатларның бер өлеше  — китаплар, журналлар кул белән, калганнары автомат режимда сканерлана. Санга күчерелгән мәгълүмат шунда ук клиентның шәхси кабинетына саклана торган каналлар аша эләгә. Мәгълүмат саклау күләмен почта күләменә карап арттырырга мөмкин. Хатларның кәгазь күчермәләрен алучыга шунда ук тапшырырга, үзәктә сакларга калдырырга яки юк итәргә мөмкин.

Электрон документ әйләнешен кертү хатларны алу вакытын кимендә 20% ка кыскарта һәм мәгълүматны компанияләрнең исәп-хисап системасына тиз һәм дөрес йөкләү хисабына аны эшкәртү чыгымнарын киметә. Почта бүлегенә хатлар алырга барырга кирәкми, адресатлар өчен мәгълүмат алу вакыты кыскартыла. Моннан тыш, кәгазь документларны бастыру һәм саклау белән бәйле чыгымнар кими.

"Яңа сервис, беренче чиратта, актив хат алышу алып баручы оешмаларга һәм дәүләт структураларына исәпләнгән. Без үзәкне кирәкле җиһазлар һәм программалар белән тәэмин иттек, логистиканы җайлаштырдык, персоналны өйрәттек. Почта бу сервисның кирәклеген күрә һәм проектны масштабларга әзер», — дип аңлатма бирде Россия Почтасының Волга макрорегионы директоры Александр Вакуленко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International