ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе дегустация барышында Мамадыш сырларының сыйфатын бәяләде

2023 елның 10 ноябре, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе дегустация барышында Мамадыш сырларының сыйфатын бәяләде. 9 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә халык арасында иң популяр булган  «Голланд» һәм «Россия»маркировкалы ярым каты сырларны  дегустацияләү узды.

Кулланучылар дегустациясенең максаты сатып алынган сыр үрнәкләренең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын бәяләү, алардан иң яхшы җитештерүчене ачыклау һәм алынган нәтиҗәләр турында мәгълүматны кулланучыларга җиткерү.

Сырлар тәм һәм ис, тышкы кыяфәт һәм консистенциясе, төс һәм  норматив документация таләпләренә туры китереп бәяләнгән.

Комиссия  составында сөт тармагы белгечләре, контроль-күзәтчелек органнары, азык-төлек лабораторияләре, сәүдә челтәрләре һәм җитештерүче предприятиеләре белгечләреннән, шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре бар.

Кулланучылар дегустациясе нәтиҗәсендә» Мамадышның "Россия "сыры 80,77 балл (5 урын), ә "Голландия" сыры 85,11 балл (1 урын)алган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International