«Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 63 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 13 июнендәге 259-ФЗ номерлы Федераль закон белән 14 яшькә җиткән яшүсмер белән хезмәт килешүе төзү өчен опека һәм попечительлек органы ризалыгын алу кирәклеге турында таләп юкка чыгарылды. Хәзер моның өчен ата-аналарның берсенең (попечительнең) язма ризалыгы җитә.
Шул ук вакытта 14 яшькә җиткән ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны эшкә урнаштыру опека һәм попечительлек органы яки башка законлы вәкилнең язма ризалыгы белән башкарыла.
Федераль закон үз көченә керде.