«Минем гаиләм – минем байлыгым» темасына узган рәсем бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнде.

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, «мәктәптән тыш эш республика үзәге» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә, Халыкара гаилә көне алдыннан, «Минем гаиләм – минем байлыгым» темасына белем алучы мәгариф оешмалары (гомуми белем бирү оешмалары, һөнәри белем бирү оешмалары, балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре, балалар сәнгать мәктәпләре) арасында рәсемнәр бәйгесе оештырылды.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге район мәгариф бүлеге белән берлектә конкурсның муниципаль этабын үткәрде. 17 майда Никахлашу сарае диварларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү узды. Расланган комиссия составы тарафыннан иң яхшы эшләр сайланды.

Өч номинациядә җиңүчеләрнең эшләре (Ситдыйкова Алинә (8 яшь), Кириллов Ислам (14 яшь), Ганиева Әдилә (15 яшь)) Казан шәһәренә конкурсның икенче турына җибәрелде.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова инициативасы белән һәр яшь категориясендә икенче, өченче урыннар сайланды һәм бүләкләнде. Бүләкләү тантанасы район мәгариф бүлеге мөдиренең тәрбия эшләре буенча  урынбасары Гөлнара Зөфәр кызы белән берлектә үткәрелде.

Төрле категорияләрдә җиңгән 16 бала, аларның ыйныфташлары, остазлары һәм  ата-аналары өчен ЗАГС бүлегендә экскурсия һәм гаилә темасына викторина оештырылды. Укучылар бергәләп “бәхетле гаилә” йорты «төзеделәр”, ныклы гаилә төзү өчен кирәк булган иң мөһим кирпечләрне исемләделәр.

Очрашу ахырында балалар үз хисләре белән уртаклаштылар һәм җылы һәм тәмле открытка белән кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International