Мамадыш районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек алдынгылары слеты узды.

2023 елның 4 марты, шимбә

Чарада район башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, «Татлизинг» ДУП генераль директоры Илнар Хафизов, «Продпрограмма» АПК ҖЧҖ генераль директоры Рифат Мотыйгуллин, оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре, әлбәттә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм авыл хуҗалыгының барлык тармаклары хезмәткәрләре катнашты.

Залда үз һөнәрләренә иң турылыклы кешеләр бар иде. Дистә еллар бер предприятиедә эшләүчеләр, иртәдән үк кырга чыгучылар, безнең өстәл өстендә һәрвакыт файдалы экологик продуктлар булсын өчен тырышучылар.

Мамадыш аграрийлары адресына югары оештырылган эшләре һәм хезмәткә намуслы мөнәсәбәте өчен ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре яңгырады. Уңыш бәйрәмендә хезмәт алдынгыларына медальләр, Рәхмәт хатлары, дипломнар һәм мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук үзләрен аграр тармакка багышлаган ветераннарны да котладылар.

Чара концерт номерлары белән үрелеп барды.

Фоторепортажны түбәндәге сылтама буенча карарга була: https://madysh.tatarstan.ru/press/foto.htm/photorep.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International