Роспотребнадзор бүләк сертификатын кире кайтарырга мөмкинме дигән сорауга аңлатма бирә

2026 елның 25 мае, дүшәмбе

    Еш кына билгеле сәбәпләр аркасында бүләк сертификатыннан файдаланып булмаса, нишләргә дигән сорау туа. Роспотребнадзор  бүләк картасы хокукый мәгънәдә кире кайтарырга мөмкин булган товар өчен алдан түләү буларак каралу турында хәбәр итә.

      Сатучы бүләк карталарыннан файдалану кагыйдәләрен, әгәр алар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законында һәм Россия Федерациясе Граждан кодексында каралган кулланучы хокукларын бозмаса, түбәндәгеләрне билгеләргә хокуклы.  

Законлы шартларга, кагыйдә буларак, түбәндәгеләр керә:

   • Сертификатның номиналын һәм формасын күрсәтү;

• Куллану тәртибе: кибеттә яки онлайн;

• Техник кагыйдәләр, мәсәлән, картаны күрсәтү;

• Картаны югалтканда, яңадан торгызу әгәрдә кагыйдәләрдә каралган булса;

• Акчаларны кире кайтару хокукын чикләмәсә, дөрес гамәлдә булу вакыты.  

Кулланучының хокукларын кыса торган шартлар законсыз дип таныла:  

• Карта буенча акчаларны кире кайтаруны тыю;

• Чараларның гамәлдә булу срогы беткәч януы;

Калган акчаны кире кайтарудан баш тарту.  

     Мондый шартлар кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законның 16 статьясы нигезендә ярамый дип танылырга мөмкин.  \

        Әгәр Роспотребнадзорга кулланучылардан тиешле мөрәҗәгатьләр керсә, белгечләр мәҗбүри таләпләрнең үтәлешенә тиешле бәя бирәләр, документлар сорыйлар, сертификатлардан файдалану шартларына хокукый бәя бирәләр, хокук бозулар ачыкланганда тиешле чаралар күрәләр.

  Әгәр сатучы законга туры килми торган кагыйдәләр билгеләсә, кулланучы:  

1.       Сатучыга язма дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә һәм акчаларны кире кайтаруны яки законсыз шартларны гамәлдән чыгаруны таләп итәргә.

2.       Роспотребнадзорга шикаятьне рәсми сайт, «Госуслуги» порталы аша яки язма рәвештә бирергә. 3.       Судка мөрәҗәгать итәргә. Кулланучы акчаны кире кайтаруны таләп итәргә, неустойканы, мораль зыянны компенсацияләүне һәм таләпләрне үз теләге белән канәгатьләндермәгән өчен сумманың 50% шт штраф түләтергә хокуклы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International