Бердәм Уеннар Казанда 22 гыйнвардан 27 гыйнварга кадәр үткәрелде. Уеннар программасына җәйге һәм кышкы дисциплиналарны да кертеп, 18 спорт төре кертелгән. Татарстан җыелма командасы составында Мамадыш мәктәп-интернатын тәмамлаган 16 укучы чыгыш ясады. Безнең спортчылар Татарстан җыелма командасы исәбенә төрле дәрәҗәдәге 21 медаль китерделәр. Тугыз - алтын, ун - көмеш, ике бронза медаль.
Аларның хезмәте читтә калмады. Кичә район Мәдәният йортында Россия махсус Олимпиадасының Бердәм уеннарында катнашучыларны хөрмәтләделәр.
Район башлыгы Анатолий Иванов спортчыларыбызның һәм тренерларның уңышларын югары бәяләде. Махсус Олимпиадада катнашучылар Максим Сычков, Михаил Ведерников, Егор Баженов "Мамадыш муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен" медальләренә лаек булдылар. Дмитрий Сычков, Кирилл Семенов, Николай Стрельников, Роман Ошивалов Мактау грамотасы, Сагдиан Хужамкулова, Аделина Яруллина, Ленар Фурин һәм Денис Семенов район башлыгының Рәхмәт хаты, Нурида Ялалова, Алинә Абдрахманова, Айдар Раджапов һәм Фәрит Гыйниятуллин район Башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Тренерлар Таһир Галимханов, Андрей Куклев, Вадим Мальцев, Игорь Пупышев, Денис Төмәнов, Светлана Клинова һәм Артур Габбасов акчалата премияләр алдылар.
Фоторепортаж: https://madysh.tatarstan.ru/press/foto.htm/photoreport/8691119.htm