27 февраль – 1 мартта Мамадыш шәһәрендә 2012-2013 елгы балалар арасында «Алтын алка» Бөтенроссия яшь хоккейчыларның республика этабының финал уеннары узды. «Арслан» Бөгелмә шәһәре, «торнадо» Чистай шәһәре, «Нефтяник» Лениногорск шәһәре.
Бүләкләү тантанасында катнаштылар:
1. Татарстан Республикасы буенча федераль инспектор – Дамир Рөстәм улы Мәрданов
2. ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан – Яңа гасыр – Татарстан Яңа Гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте рәисе Алсу Габдрахман кызы Тарханова
3. ТР Спорт министры урынбасары – Илдар Зөфәр улы Садриев
4. Мамадыш МР ИК җитәкчесе урынбасары-Муса Рөстәм улы Хуҗязянов
5. "Золотая шайба» клубының Татарстан Республикасы региональ бүлекчәсе вәкиле - Михаил Александрович Сугышцов
Ярышлар нәтиҗәләре буенча 1 урынны Мамадыш шәһәренең «Олимп» командасы (тренер Артур Габбасов) яулады. Командага 125 мең сумлык сертификат тапшырылды. 2 урын — Чистай шәһәренең «Торнадо» (75 мең сумлык сертификат), 3 урын - «Зилант» (50 мең сумлык сертификат). Иң яхшы капкачы дип Камил Хәбибуллин (Мамадыш), «иң яхшы уенчы» - Артемий Тихомиров (Мамадыш), «иң яхшы һөҗүмче» - Әмир Гыйниятов (Чистай), «иң яхшы сакчы» - Никита Вилохин (Казан) танылды.