Пойкино авылында Россия Герое Юрий Курягинга һәйкәл ачтылар

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Истәлекле вакыйга Пойкино авылында булды. Биредә Россия Герое Юрий Курягинга һәйкәл ачтылар. Мамадышта яшәүче удмуртларның милли – мәдәни автономиясе җитәкчесе Сергей Никитин якташ истәлеген мәңгеләштерү идеясенең инициаторы булды.

Чарада геройның әнисе Надежда Курягина, район башлыгы Анатолий Иванов, "Татарстан Республикасында яшәүче удмуртларның милли-мәдәни автономиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Андрей Герасимов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International