Бүген «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Павлов яшь, күп балалы Әхтәмовлар гаиләсенә торак алу өчен таныклык тапшырды.
Күрсәтелгән Программа буенча исәпкә кую өчен гаризалар 35 яшькә җитмәгән һәм торакка мохтаҗлыкларын раслаган гражданнардан кабул ителә. Әлеге программа Татарстан Республикасының бөтен территориясендә торак йорт сатып алуга яки төзүгә торакның исәп-хисап бәясенең 35% субсидияләүне күздә тота. Шул ук вакытта гаилә үзенең түләүгә сәләтлелеген дә расларга тиеш.