Бүген район мәдәният йортында дүртенче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының егерменче киңәйтелгән утырышы булды. Хисап сессиясе эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, шәһәр һәм район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Район башлыгы Анатолий Иванов 2022 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында хисап тотты. Ул үзенең докладында билгеләп үткәнчә, барлык кыенлыкларга да карамастан, хисап елы район өчен шактый уңышлы булды. "Бер яктан, без социаль-икътисадый үсешнең планлы күрсәткечләренә ирешә алдык, икенче яктан – патриотик кыйммәтләр тирәсендә тагын да ныграк берләштек». 2023 елга төп максат итеп район башлыгы район икътисадының нәтиҗәлелеген күтәрү, сәнәгать, агросәнәгать комплексы, социаль өлкә, инженер инфраструктурасы үсешен тәэмин итә алырлык бурычларны хәл итү буенча эзлекле эшнең дәвам итүен, халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүне атады.
Шулай ук МКУ «Мәдәният бүлеге» начальнигы Степан Спиридонов, 2нче Лицей директоры доклад белән чыгыш ясадылар.академик К. А. Вәлиева Мамадыш ш. " Салават Гыймранов, Усали авыл җирлеге башлыгы Альмир Зыятдинов.
Дүртенче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы советы утырышы берничә мамадышлыларны бүләкләү белән тәмамланды.