Хөрмәтле ветераннар, хәрби хезмәткәрләр!
23 февральдә без илебез белән бергәләп иң хөрмәтле бәйрәмнәренең берсе-Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез. Үз хәрби бурычларын лаеклы үтәүчеләрне хөрмәтлибез, ант итүгә тугры калабыз. Ватаныбызны Бөек Ватан сугышы фронтларында саклаган, «кайнар нокталарда» сугышкан, бүген дә кулларында корал тоткан һәркемне котлыйбыз. Без милли мәнфәгатьләрне, илнең куркынычсызлыгын яклыйбыз. Барыбыз да җиңүгә өметләнәбез һәм мобилизацияләнгән егетләребезнең махсус операция үткәрү зонасыннан тиз арада әйләнеп кайтуларын телибез. "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" акциясе кысаларында безнең район Луганск Республикасының Лисичанск шәһәренә гуманитар ярдәм җыеп, берничә фураны җибәрде. Без Россиянең яңа территорияләрендәге хәрбиләргә, халкына, шулай ук мобилизацияләнгән мамадышлыларның гаиләләренә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтүне дәвам итәбез.
Бу бәйрәм безнең һәрберебез өчен бик кадерле һәм аеруча мөһим, чөнки ул патриотизм хисе белән сугарылган. Хөрмәтле ветераннарыбыз бүген дә район балаларын һәм яшьләрен патриотик һәм хезмәт белән тәрбияләүдә бик күп көч куялар. Без Ватанны саклаучыларның өлкән һәм хәзерге буыны алдында ихтирам белән баш иябез һәм аларга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет, иминлек телим.
А. П. ИВАНОВ, район башлыгы, муниципаль район Советы Рәисе.