Кичә Мамадыш шәһәренең 2нче лицее базасында 2022 елда Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты, мәгариф бүлеге һәм Мамадыш территориаль профсоюз оешмасы арасында килешүне үтәү йомгаклары буенча Мамадыш территориаль профсоюз оешмасы советының киңәйтелгән утырышы булды. Башкарма комитет җитәкчесе Олег Павлов, мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Габдрахманов, территориаль профсоюз оешмасы рәисе Зөфәр Саттаров өч яклы килешүнең үтәлеше буенча хисап тоттылар.
Мамадыш шәһәренең 6нчы "Теремок" балалар бакчасы мөдире Хәбирә Фәизова һәм Мамадыш шәһәренең 2нче профком рәисе Гөлнара Садыйкова үз оешмаларында социаль партнерларның уртак эше турында чыгыш ясадылар. 2021-2023 елларга Территориаль килешүгә үзгәрешләр һәм өстәмәләр имзаланды.
Утырыш ике социаль партнерны "социаль партнерлык өчен"Профсоюзлар федерациясенең күкрәк билгесе белән бүләкләү белән тәмамланды. 2023 елны педагог һәм остаз елы дип игълан итү уңаеннан районда мәгариф системасында эшләүче 6 гаилә, аларның берсе мәгариф оешмасы җитәкчесе һәм 60 елдан артык гомуми эш стажы булган гаиләләр Профсоюзлар федерациясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.