Гриппка каршы прививка

2022 елның 2 декабре, җомга

Көзен грипп белән авыру куркынычы бермә-бер арта. Социаль әһәмияте ягыннан ул йогышлы авырулар арасында беренче урында тора. Йогышлы чирдән үлүчеләр санының артуы зур борчу тудыра. Шуңа күрә соңгы елларда гриппка каршы вакцинация ясауга зур игътибар бирелә. Грипптан саклану өчен прививка ясатуның файдасы бармы?

Ни өчен грипптан прививка ясау мөһим?

илгеле булганча, грипптан соң кеше пневмония, бронхит, сулыш юллары, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары һәм тагын башка чирләрдән өзлегергә мөмкин. Димәк, бу куркыныч чирләрне кисәтү, ягъни профилактикалау максаты белән тиешле чараларны вакытында күрергә кирәк. Шулар арасыннан аеруча да нәтиҗәлесе булып вакцинация санала. Прививкадан соң яки авыруны кичергәч, организмда саклаучы антитәнчеләр хасил була. Алар ярты елга кадәр организмда саклана һәм соңыннан җимерелә. Әгәр киләсе елда грипп вирусының яңа варианты тарала башласа, ул безнең имун системасын җимерә, икенче төрле әйткәндә, хәлсезләндерә, авыруга каршы тору көчен киметә.

Иммунитет вакцина ясаганнан соң 14-21 көн эчендә формалаша һәм ул 6-12 ай буе кешене грипптан саклый. Дөрес, бер генә дәвалый торган препарат та кешене йөз процент авырудан саклау сәләтенә ия түгел. Әмма прививка ясаткан 100 кеше арасыннан 70-98е грипп белән авырмый. Шулай да, прививка ясаткан кешегә грипп эләксә, ул аны җиңел формада кичерә, организмга өзлегүләр (осложнения) янамый.

Грипп сезоны яңа коронавирус инфекциясе эпидемиясе белән туры килгәнлектән, гриппка каршы прививка ясау аеруча мөһим, һәм вакцинация никадәр иртәрәк уздырылса, шулкадәр яхшырак. Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән вакытта грипплы пациентлар COVID-19 ны һәм киресенчә гриппны йоктыра ала.

Гриппка каршы вакекция барлык кешеләргә дә, 6 айдан башлап (каршы килү булмаганда) тәкъдим ителгән. Үзегезне саклагыз!Табиб киңәшенә колак салыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International