Кулланучы әлифбасы: «уңышсыз» аяк киеме белән нишләргә?

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

«Күннән эшләнгән туфлилар сатып алдым, тик алар йөргәндә бик нык Шыгырдыйлар. Мин үземне «Здравствуйте, я ваша тетя!» фильмындагы Донна Роза итеп тоям. Бу очракта миңа нишләргә?» Яр Чаллы территориаль органына шундый сорау белән кайнар линиягә  кулланучы мөрәҗәгать итте.

Әлеге мөрәҗәгатьне объектив карау өчен, территориаль орган белгечләре шәһәрнең эре аяк киемнәре сәүдә челтәре кибетләренең берсенә чыктылар. Кибет җитәкчесе аңлатканча, күннән эшләнгән аяк киемнәренең төрле авазлар чыгаруына берничә сәбәп булырга мөмкин.

1) Әгәр яңа туфли шыгырдый икән, мөгаен, бу завод җитешсезлеге. Бәлки, сыгылмалык күрсәткечләре түбән булган сыйфатсыз тире кулланылгандыр, микро ярыклар яки башка дефектлар булырга мөмкин. Аяк киеме тегүче җепләрен артык тарткан яки җилемләү технологиясен бозгандыр.

2) Супинатор сынуы да, табан астының кыршылуы, ком яки вак ташлар аркасында ярыклар барлыкка килү дә сәбәп булырга мөмкин.

3) Әгәр берничә ай эксплуатациядән соң аяк киемнәре шыгырдый башласа, бу аяк киемен дөрес яки тиешенчә карамау билгесе: махсус чараларны үтәмәү, аяк киемен батареяда киптерү, җылыткыч янында тоту һ. б. нәтиҗәсе булырга мөмкин.

Профессионаллар киңәшләре.

Нинди генә сәбәпләр булмасын, төп сорау: әгәр йөргәндә аяк киеме шыгырдаса нишләргә? Ике вариант:

• «уңышсыз» аяк киемен кире кайтарырга һәм яңа туфли сатып алырга;

• ярдәм сорап остаханәгә барырга.

Әгәр гарантия срогы чыкмаган булса, «уңышсыз» парны кире кайтару яки алыштыру җиңелрәк һәм ышанычлырак.

Кулланучылар хокукын яклау турындагы Законның 18 ст. нигезендә, сатып алучы, товарда җитешсезлекләр ачыкланганда, әгәр алар сатучы тарафыннан әйтелмәгән булсалар, үз теләге белән, түбәндәге таләпләрнең берсен сайларга хокуклы:

- шул ук маркадагы (шул ук модель һәм (яки) артикул) товарга алмаштыруны таләп итәргә;

- сатып алу бәясен тиешле яңадан исәпләү белән башка маркадагы (модель, артикул) товарга алыштыруны таләп итәргә;

- сатып алу бәясен киметүне таләп итәргә;

- товарның җитешсезлекләрен кичекмәстән бетерүне яки кулланучы яисә өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын каплауны таләп итәргә;

- сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә.

Кулланучы сатучы таләбе буенча һәм үз хисабына кимчелекләре булган товарны кире кайтарырга тиеш.

Шул ук вакытта кулланучы сыйфатсыз товар сату нәтиҗәсендә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы. Кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү Законда билгеләнгән срокларда үтәлә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең

Яр Чаллы территориаль органы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International