Яңа сезонның беренче ярминкәсе 17 сентябрьдә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда булачак

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

2022 елның сентябреннән 2023 елның мартына кадәр ике атна саен Мамадышта традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәреләчәк.

17 сентябрьдә Тәкәнеш икътисадый зонасы вәкилләре район халкына үз продукциясен тәкъдим итәчәк. 1 октябрьдә ярминкәгә Шәдче һәм Красногорск икътисадый зоналары чыгачак.

Аннары график буенча: 15 октябрь – Кирмән, 29 октябрь – Усали, 12 ноябрь – Тәкәнеш, 26 ноябрь - Шәдче һәм Красногорск, 10 декабрь – Кирмән.

Агымдагы елның финал ярминкәсе 24 декабрьдә булачак, Яңа ел алдыннан Мамадыш районы халкы Усали икътисадый зонасы вәкилләре тәкъдим иткән  продукцияне сатып ала алачак.

2023 елда Раштуа ярминкәсендә – 7 гыйнварда барлык авыл җирлекләре үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International