Мамадыш район сырхауханәсендә капиталь ремонттан соң кайбер киңлекләрнең ничек булачагын күрсәттеләр.
Мамадыш район сырхауханәсендә масштаблы үзгәрешләр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты ярдәмендә башланды. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Мамадыш районы сырхауханәсендә капиталь ремонт башланды. Эшләр «Сәламәтлек саклау»милли проектына кертелгән сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барыла. Бүгенге көндә гомуми практика табиблары бүлегендә демонтаж эшләре тәмамланды», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Шулай ук дәвалау учреждениесендә идән түшәлде, стеналарны штукатурладылар, канализация һәм су белән тәэмин итүнең эчке челтәрләрен алыштырдылар. Хәзер подрядчы электр белән тәэмин итү челтәрләрен алмаштыру буенча эшләрне башкара.
«Мамадыш РҮХ» баш табибы Дамир Хаҗиев быел учреждениене шулай ук медицина җиһазлары, шул исәптән компьютер томографиясен үткәрү аппараты белән җиһазландырачаклар, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә бинаны капиталь ремонтлау буенча эш алып барыла.
«Россия Федерациясе сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты «Сәламәтлек саклау»милли проекты буенча 2022 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Аның максаты-халыкның барлык төркемнәре ихтыяҗларыннан чыгып, медицина ярдәме күрсәтүне оештыру. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.