Бөек Ватан сугышында соңгы туп тавышлары тынуга быел 73 ел тулды. Миллионлаган кешеләрнең гомерен өзгән әлеге дәһшәтле чор турында без әби-бабаларыбыз, әти- әниләребез сөйләгәннәрдән, документаль язмалардан, кинофильмнардан гына беләбез. Безгә тынычлык алып килүгә якташларыбыз үзләреннән сизелерлек өлеш керттеләр.
Җиңү көне – 9нчы майда шәһәребездә мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика буенча катнаш эстафета (ике малай һәм ике кыз) узды.