Президентның VIP-кабул итүендә булдылар

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Мамадыш районында әлеге үрнәк гаиләне белмәүчеләр сирәктер. Алар күптән түгел фарфор туйларын билгеләп ү т теләр. Егерме ел дәвамында Вадим Леонидович һәм Лидия Ивановна чын мәхәббәт һәм тугрылык хисләрен нык һәм тугры саклыйлар, яшь буын өчен үрнәк булып торалар. “Нократ“ белән аралашканда, ир белән хатын юлда, Казаннан җылы хис-тойгылар белән тулып кайтып киләләр иде. Телефон элемтәсендәге өзеклекләр булуга карамастан, Лидия Ивановна безнең белән тәэсирләрен уртаклаша алды. – Б е з и ң у ң а й эмоцияләр багажы белән кайтабыз. Башкача була да алмый! Без нинди тантаналы, олы кабул итүдә булдык! Чара бик җылы үтте. Безнең алда котлау сүзе белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Безнең өчен бәйрәм концерты оештырылды! – диде ул. Аларның гармонияле гаилә берлегенә генә түгел, мари мәдәниятен өйрәнү, саклау буенча актив эшчәнлек алып баруларына да 20 ел тулган. Баймурзиннарның тыйнак һәм хезмәт сөючән гаиләсе мари авылларының барлык халкында милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияли алды. Зур Шыя мәктәбе директоры, мариларның милли - мәдәни автономиясе җитәкчесе Лидия Ивановна үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм туган телне саклау буенча гаять зур эш алып бара. 2013 нче елда Лидия Ивановна Марий Эл Республикасының Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министрлыгының “Халыкка хезмәт иткән өчен“ истәлек медале белән бүләкләнде. “Бу – иң зур гаилә бүләге, – ди Лидия Ивановна. – Ир һәм балалар ярдәменнән, үз халкыма булган мәхәббәтемнән б а ш к а м о н д ы й нәтиҗәләргә ирешә алмас идем“. Гаиләнең мәдәниятне саклауга керткән өлеше Татарстан Халыклары ассамблеясе һәм ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Ире Вадим Леонидович – ышанычлы тыл һәм таяныч, балалары Артем һәм Валерия – илһам һәм креатив чыганагы. Чын һәм бәхетле гаилә нәкъ менә шундый булырга тиеш!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International