Республикада сазлык-болын киек кошларын ау этләре һәм ау кошлары ярдәмендә аулау чоры ачыла

2021 елның 23 июле, җомга

Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә:25 июльдән республикада ау этләре һәм кошлары ярдәмендә сазлык-болын киек кошларына ау чоры ачыла. Ул агымдагы елның 5 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Ау кагыйдәләре нигезендә, сазлык-болын киек кошларына урман үрдәге, чуллык, вак шөлди, корыхтан, бибек, тулес, хрустан, зур шөлди, шөлдиләр, саз шөлдиләре, мородунка, камнешарка, тартар, гади кугыч карый. Ау токымы этләренә ретриверлар, спаниельләр һәм барлыкка килү турында белешмә яки таныклыгы булган легавыйлар керә.

Исегезгә төшерәбез шөлди, зур шөлди, зур саз шөлдие, урман күгәрчене Татарстан Республикасының Кызыл китабына, хрустан һәм зур шөлди Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән. Аларны аулау тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International