Мамадышта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Бәйрәм изге Петр һәм аның хатыны Февронияне искә алу көненә багышланган.
Юбилярларны Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов котлады. «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез! 8 июльдә билгеләп үтелә торган бу көн изге Петр һәм Февронияне искә алу белән бәйле тирән, рухи бай тарихка ия бәйрәм. Гаилә, кайгырту, бер-береңә хөрмәт, якыннарыгызның мәхәббәте-кешенең төп таянычы һәм ярдәмчесе. Нәкъ менә гаиләдә аның холкы, әхлакый һәм рухи кыйммәтләре формалаша. Ата - аналарның үзара мөнәсәбәте балалар өчен җан җылысы, татулык һәм бер-береңә карата хөрмәт үрнәге булган гаиләләргә аерым рәхмәт һәм ихтирамга лаек», - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Бу көнне Гүзәл һәм Максим Пономаревлар үзләренең никахларын теркәделәр. Ә Мамадышның хөрмәтле гаиләсе "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" Бөтенроссия медаленә лаек булды. Тантаналы шартларда Рәзин һәм Гүзәл Вилдановларга бүләкне Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов тапшырды.