9нчы июньдә, ТР Дәүләт Советы рәисе - “БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия С ә я с и П а р т и я с е н е ң
төбәк бүлекчәсе Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең
3 3 н ч е т ө б ә к п а р т и я конференциясенең беренче этабы узды. Анда төбәк бүлекчәсенең биш еллык эшчәнлегенә й о м г а к я с а л д ы һ ә м партиянең алдагы съездына делегатлар сайланды.
Партиянең җирле бүлекчәсе эшчәнлеге, Мамадыш муниципаль районында тормышка ашырылучы муниципаль проектлар турында Мамадыш муниципаль районы башлыгы - “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Анатолий Иванов чыгыш ясады. Делегатлар аның чыгышын һәм җирле бүлекчә эшчәнлеген югары бәяләделәр. Төбәк конференциясендә 19нчы июньдә Мәскәүдә
узачак Бөтенроссия партия съездына республикадан делегатлар итеп партиянең 26 члены сайланды. Бөтенроссия съездында делегат булып Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов та катнашачак. Партия съездында 24-30нчы майларда узган “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясеннән Дәүләт
Думасына депутатлыкка кандидатлар буенча алдан тавыш бирү йомгакларын раслау планлаштырыла.